Барлык яңалыклар
Новости
25 июнь 2021, 22:43

Ябалак күзсез калдыра

Кошның әнисе килеп чыгып малайга ташлана һәм күзен чукый.

Салават районының Тикәй авылы янында малайлар су кереп кайтышлый ябалак баласы күреп ала. Бер малай аны кулына ала. Шул арада кошның әнисе килеп чыгып малайга ташлана һәм күзен чукый.
Һәлакәттән соң зыян күрүчене Уфа хастаханәсенә илтәләр. Табиблар, хирургик ярдәм күрсәтүгә карамастан, күзне саклап кала алмыйлар.
Татарстанның Мамадыш районында ике бала бакча артында уйнаганда йомыркалар табып ала. Алар шактый күп – 17 данә була.
Малайлар тиз генә әбиләрен чакырып, нәрсә икәнлеге белән кызыксыналар. Әбиләре үзе аермагач күршедәге укытучыдан сораша. Болар елан йомыркалары булып чыга! Алар йомыркаларны болынга илтергә җыена.

Фото: m.7ooo.ru
Читайте нас: