Барлык яңалыклар
Новости
25 июнь 2021, 10:48

Русия туристлары да, «Спутник V» да Төркиягә кайта

Моның өчен Рәҗәп Тайип Эрдоган Владимир Путинга рәхмәт белдерде.

Кичә кичен Төркия һәм Русия президентлары Рәҗәп Тайип Эрдоган белән Владимир Путин арасында телефон аша сөйләшү узды. Анда ике арадагы хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышынды. Рәҗәп Тайип Эрдоган Русия белән Төркия арасындагы авиабәйләнешләрне яңадан торгызу турында карар кабул иткәне һәм «Спутник V» вакцинасы белән Төркия ватандашларын тәэмин итә башлавы өчен Владимир Путинга рәхмәт белдерде.
Ике җитәкче арасында Таулы Карабах тирәсендәге вәзгыять буенча фикер алышу дәвам итте. Хәрби хәрәкәт туктатылуын контрольдә тоту буенча Русия-Төркия үзәге эшенә уңай бәя бирелде. Төркия Президенты Русия, Әрмәнстан һәм Әзербайҗан лидерларының 2020 елның 9 ноябрендәге һәм 2021 елның 11 гыйнварындагы килешүләрен гамәлгә ашыруы буенча Русиянең эшчәнлеген хуплавын белдерде. Төбәкнең икътисади үсеше һәм транспорт инфраструктурасын торгызу буенча үзара бәйләнеш дәвам итәчәк.
Сүриядәге ситуацияне җайга салу өчен, Идлибта һәм илнең төньяк-көнчыгышында Русия һәм Төркия хәрбиләренең уртак эшчәнлегенең әһәмияте ассызыкланды.
Владимир Путин шулай ук Женевада АКШ президенты Джозеф Байден белән күптән түгел булган очрашу тәэссоратлары белән уртаклашты.
Ике Президент шәхси элемтәләрне һәм уртак эшчәнлекне дәвам итәргә сүз куештылар.
Фото: vita-property.ru
Читайте нас: