Барлык яңалыклар
Новости
25 июнь 2021, 22:41

Имтиханнан соң дөнья белән хушлаштылар

Укучылар имтиханнарын тиешле дәрәҗәдә тапшыра алмаганнан соң үзләренә кул салган.

Башкортстанның Әбҗәлил районында тугызынчы сыйныф укучысы имтиханын тиешле дәрәҗәдә тапшыра алмаганнан соң үзенә кул салган. Укучы математикадан Төп Дәүләт Имтиханын (ОГЭ) ике тапкыр тапшырып та тиешле дәрәҗәдә балл җыя алмый. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң егет көллияткә укырга керергә һәм пешекче булырга өметләнгән була.
Уфада Бердәм Дәүләт Имтиханнарыннан соң 18 яшьлек егет хәбәрсез югалган иде. Егетне “Лиза Алерт” дип аталган иреклеләр төркеме эзләү оештырды. Аның гәүдәсен соңрак ташландык йортта табып алалар. Егет үлем алдыннан язу калдырган була.
Мәрхүмнең әнисе журналистларга улы 9нчы сыйныфны яхшы тәмамласа да, 11не үзе теләгәнчә тәмамлый алмавын сөйли.
Гомерләре яңа гына башланырга торганда имтиханнар яшьләрнең башына җитте. Ә бит имтихан тапшыра алмау белән генә дөнья бетми. Әзерләнеп алдагы елда да тапшырырга була. Укымый да менә дигән һөнәр иясе булырга мөмкин.

Фото: strah.mirtesen.ru
Читайте нас: