Кичә Уфаның «Черниковка» тимер юлы станциясеннән Кытайга экспортка рапс маеның өченче партиясе юнәлде. Аның составында – 82 контейнер. Һәр контейнерга 21,5 тонна рапс мае төялгән. Бу май Чишмә заводында җитештерелгән. Әлеге эш “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылды.
Әлеге состав “Европак” компаниясенең тизләтелгән флекси-поезды белән «Забайкальск-Маньчжурия» чик пункты аша җибәрелгән беренче поезды булды. Элек Кытайга кадәр юл 3-4 айга сузылса, хәзер йөкләр 2-3 атнада барып җитәчәк. Барлык юл документлары Башкортстанда эшләнелә, бу исә шуннан кергән керемнәрне дә республикада калдырырга мөмкинлек бирә.
Моңа кадәр Чишмәдә җитештерелгән рапс мае Латвия һәм Литвага җибәрелә иде. Анда ул экологик ягулык буларак файдаланыла. Ә Кытайда рапс мае ашамлык буларак файдаланыла һәм популярлыгы буенча соя маеннан соң икенче урынны били.
Чишмә заводы әлеге көнгә кадәр Кытайга 4300 тонна рапс мае җибәргән.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/115361