Барлык яңалыклар
Новости
24 июнь 2021, 23:06

Яңа йортлар чакыра

Авария хәлендәге һәм тузган тораклардан күчерү проблемасы хәл ителә.

Башкортстанның Балтач районында авария хәлендәге һәм тузган тораклардан күчерү проблемасын хәл итү ахырына якынлаша. “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырыла. Муниципалитетта хәбәр итүләренчә, тиздән Иске Балтач авылының Комсомол урамы буенча урнашкан авария хәлендәге сигез фатир хуҗалары яңа торак алачак. “2019 елда 38 кеше яңа фатир алган иде. Шушы көннәрдә тагын 23 кеше яңа фатирлардан ачкыч алачак. Хәзер биредә якын-тирә территорияне төзекләндерү эшләре бара", – дип сөйләде администрация башлыгының төзелеш һәм тормыш-көнкүреш мәсьәләләре буенча урынбасары Шамил Әхмәдуллин.

Фото: Bashinform.ru
Читайте нас: