Барлык яңалыклар
Новости
24 июнь 2021, 10:21

“Тулпар” журналы Казанны яулый!

Казан (Идел буе) федераль университетында тарихта беренче тапкыр Башкортстанда нәшер ителүче “Тулпар” журналына багышланган магистрлык диссертациясе якланды.

КФУ магистранты Илназ Фазлетдиновның “Совет чорыннан соңгы үзгәрешләр шартларында Башкортстандагы татар әдәби-мәдәни матбугаты: жанр һәм тематика мәсьәләләре (“Тулпар” журналы мисалында)” дип аталган хезмәте Казан (Идел буе) федераль университетының Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтында якланылды. Фәнни җитәкчесе – филология фәннәре докторы, профессор Вәсил Заһит улы Гарифуллин.
Хезмәттә “Тулпар” журналының тарихына, эчтәлегенә байкау ясала, даими авторлары барлана. 27 еллык тарихы булган басманың Башкортстанда татар әдәбиятын үстерүдәге роле, жанр һәм тематик эчтәлегендәге үзгәрешләр җентекле анализлана. Тиражларның үзгәреш динамикасына багышланган таблицалар “Кушымта”да урын ала. Аерым бер бүлекчә “Тулпар” журналы сайты эшчәнлегенә, аның эчтәлегенә багышланган. Монда шулай ук күпсанлы таблицалар, гыйльми-социологик тикшеренү нәтиҗәләре урын ала.
Хезмәтнең рецензенты – “Тулпар” журналының баш мөхәррире, филология фәннәре кандидаты, доцент Фаил Фәтхетдинов.
Фото: Илназ ФАЗЛЕТДИНОВның шәхси тупланмасыннан.
Читайте нас: