Барлык яңалыклар
Новости
24 июнь 2021, 23:12

Путин Кадыйровка тагын бер срокка сайланырга “добро” бирде

Владимир Путин Рамзан Кадыйровның нәтиҗәле эшләвен билгеләде.

Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында Чечня Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров белән эшлекле очрашу уздырды. Төп сүз төбәктәге социаль-икътисади хәл турында барды.
– Безнең үз проектларыбыз бар, дүрт завод, технопарк төзергә җыенабыз. Әгәр кредит мәсьәләсе хәл ителсә, без өч меңгә якын эш урыны булдырачакбыз.
Безнең төп юнәлеш – сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы. Проектлар, программалар бар. Банк системасы белән җитди проблемалар туды, кайберләре белән эш бик авыр бара. Хөкүмәткә дә, банк системасына да йөкләмә бирсәгез, безгә бинокль аша түгел, ә ачык күз белән карарлар иде, – диде Рамзан Кадыйров.
Владимир Путин Рамзан Кадыйровның нәтиҗәле эшләвен билгеләде һәм алдагы срокка да төбәк Башлыгы вазыйфасына сайлауларда катнашырга тәкъдим итте.

Фото: militaryarms.ru
Читайте нас: