Барлык яңалыклар
Новости
23 июнь 2021, 20:45

Хәтер шәме

Быел Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулды. Бу җәһәттән махсус интернет-платформа булдырылган. Анда Хәтер шәмен кабызырга һәм ел саен үткәрелә торган онлайн-акциядә катнашырга мөмкин. Әлегә анда барлыгы -- 332 446, ә Башкортстаннан 7384 кеше катнашкан.

Быел Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулды. Мондый әһәмиятле вакыйгаларны хәтердә саклап калу һәм истәлекләрне буыннан-буынга тапшыру мөһим. Бу -- алар бүтән беркайчан да кабатланмасын өчен кирәк. Ата-бабаларыбыз өчен коточкыч булган көннәрне һәм аларның батырлыкларын искә төшерү билгесе итеп, ел саен меңләгән кеше Хәтер һәм кайгы көнендә бергә җыела һәм кичке тынлыкта шәмнәр кабыза. Бу җәһәттән махсус интернет-платформа (https://xn--80ahdnteo0a0g7a.xn--p1ai/) булдырылган. Анда Хәтер шәмен кабызырга һәм ел саен үткәрелә торган онлайн-акциядә катнашырга мөмкин.
Читайте нас: