Барлык яңалыклар
Новости
23 июнь 2021, 20:05

Чечняда хәлләр ничек?

Рамзан Кадыйров Владимир Путин һәм Михаил Мишустинга ни өчен рәхмәтле?

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров белән эшлекле очрашу уздырды. Алар Чечен Республикасындагы социаль-икътисадый вәзгыять турында фикер алыштылар.
Рамзан Кадыйров Республикадагы вәзгыять турында хәбәр итү мөмкинлеге өчен Владимир Путинга рәхмәт белдерде.
Аның фикеренчә, иң мөһиме – хәвефсезлек. В. Путин йөкләмәсе һәм шәхсән катнашуы, ярдәм белән Чечен Республикасында халыкара террорчылык тулысынча һәм бөтенләйгә юк ителгән. Бүген бу мәсьәлә актуаль булудан туктап, икътисад һәм социаль өлкә үсеше мәсьәләләре алга чыккан.
2020 ел белән чагыштырганда, төп социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча уңай динамика күзәтелә. Президентның май указлары тулысынча үтәлә, шулай ук илкүләм проектлар гамәлгә ашырыла. Барлык йөкләмәләр тиз һәм вакытында башкарыла. “Владимир Владимирович, республиканың проблемалы мәсьәләләре белән шәхсән танышып, тиешле күрсәтмәләр биргән Михаил Мишустинга рәхмәт белдерәсем килә”, – диде ул.
Читайте нас: