Барлык яңалыклар
Новости
22 июнь 2021, 10:00

Ямадыда организмны «ямыйлар»

Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авыл амбулаториясендә табибларның мобиль бригадасы эшкә кереште. Монда флюрография һәм маммография үтәргә, шулай ук коронавируска каршы вакцина эшләтергә мөмкин.

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан Республикасында “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе үткәрелә. Ул үз алдына беренчел медик-санитар ярдәмне, онкоавырулар, кан әйләнеше бозылган кешеләр артыннан күзәтү максатын куя.
2021 елның 21 июненнән Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авыл амбулаториясендә табибларның мобиль бригадасы эшкә кереште. Монда флюрография һәм маммография үтәргә, шулай ук коронавируска каршы вакцина эшләтергә мөмкин.
“Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясенең беренче көнендә Ямады авылында яшәүче 140 кеше медицина күзәтүен үткән. Чиратта – Яңавыл районының Яңа Артавыл, Иткенә, Кисәк-Каен авыллары. Акция 2021 елның 2 июленә кадәр дәвам итә.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/113723
Читайте нас: