Барлык яңалыклар
Новости
22 июнь 2021, 10:46

Владимир Путин халык белән әңгәмәләшәчәк

Русия Президенты 30 июньдә Уфа вакыты белән 14.00 сәгатьтә «Первый», «Россия 1», «Россия 24», НТВ, ОТР, «Мир» телеканаллары, «Маяк», «Вести FM» һәм «Радио России» радиоканаллары аша халык белән туры бәйләнешкә керәчәк.

Ил башлыгы “туры эфир”да халыкны борчыган сорауларга җавап бирәчәк. Русиядә яшәүче һәркем «Москва – Путину» махсус мобиль кушымтасы аша студия белән бәйләнешкә кереп, Президентка гозерләрен җиткерә алачак. Сораулар шулай ук moskva-putinu.ru сайты, 8–800–200–40–40 телефоны буенча да кабул ителәчәк. SMS-хәбәрләрнең күләме 70 билгегә кадәр. Программаның социаль челтәрләрдәге төркемнәре – vk.com/moskvaputinu һәм ok.ru/moskvaputinu. Сорауларыгызны алар аша да җиткерергә мөмкин.
Сораулар кабул итү 20 июньнән башлап “туры бәйләнеш” тәмамланганчы дәвам итә.
Фото: martvestnik.ru
Читайте нас: