Ат атланып,чабып килә кемдер,
Юл тузаны керә күзләргә.
Нинди шомлы хәбәр китерә ул,
Тыныч яшәп яткан көннәрдә…
Дошман безгә сугыш башлаган дип,
Сөрән салып чаба сыбайлы.
Аяз көнне яшен яшьнәгәндәй,
Кайгы-хәбәр илгә таралды…
Көлеп торган күзләр зәһәрләнде,
Калдырды ул үзенең эзләрен.
Авыр иде күрү шул чакларда
Кайгы баскан ана йөзләрен.
Бер йортны да читләмәде кайгы,
Басып алды чиксез хәсрәт.
Ил сакларга китте кыю ир-ат,
Карт корылар калды хәлсерәп.
Авыл тулы калды әби-чәби,
Хатын-кызлар, үсмер малайлар.
Дөнья йөге алар җилкәсендә,
Ачтан үксеп елый сабыйлар…
Көнне төнгә ялгап, ару белми,
Хатын-кызлар эшкә тотынды.
Шул чагында сугыш яланында,
Бер-бер артлы”туплар”атылды….
Кәһарле һәм зарлы ул заманнар
Калды инде ерак-еракта;
Җиңү яулап кайткан солдатлар да
Атлап бармый инде парадта.
“Сугыш!” дигән тетрәндергеч сүзне
Ишетүе авыр хәзер дә.
Күпме язмыш өзелеп, ятып калган
Кара җирдә – уртак кабердә…
Фото: https://tulpar.rbsmi.ru/