Барлык яңалыклар
Новости
21 июнь 2021, 10:43

Җырчы МакSим – комада

Коронавирус эләктергән җырчыга хәтта ИВЛ аппаратына тоташтыру да ярдәм итмәгән. Үпкәсе бөтенләй эшләүдән туктаган МакSимны ясалма комага керткәннәр.

Татарстанда туып, Русия эстрадасында “Знаешь ли ты” җыры белән танылу яулаган Марина Амбросимова – МакSимның хәлләре бик мөшкел. Үзенең температурасы күтәрелүен җырчы 11 июньдә үк тойган. Шунда ук коронавируска ПЦР-тест үткән. Тест кире нәтиҗә биргән. Русия көне – 12 июньдә МакSим Казанда ачык һавадагы бәйрәм концертында чыгыш ясаган. Сәхнәгә ул 39,7 температура белән чыккан.
Мәскәүгә кайту белән җырчы икенчегә ПЦР-тест тапшырган. Анысы да авыру юк дип күрсәткән. Хәле туктаусыз начараюга барган җырчы моннан бер атна элек госпитализацияләнгән. Компьютер томографиясе аның үпкәләренең 40 проценты ялкынсынуын күрсәткән. Ә өченче тапкыр үткәрелгән ПЦР-тест җырчыны янә сәламәт дип күрсәткән.
Бөтенләй тын ала алмаган җырчыны үпкәне ясалма җилләтү аппаратына (ИВЛ) тоташтырганнар. Тик бу да файда бирмәгән. 19 июньдә табиблар җырчыны ясалма комага – медикаментоз йокыга керткәннәр. Әлегә кадәрМакSим шул хәлдә кала. Аның организмы. эчке органнарының торышы алдагы дәвалау ысулларын билгеләү өчен табиблар тарафыннан җентекләп өйрәнелә.
Фото: pressite.ru
Читайте нас: