Барлык яңалыклар
Новости
21 июнь 2021, 12:48

Әлдә әле Путин бар

Киләчәксез булмас ил дә,Саклый алсак Путинны...

Русия Президенты Владимир Путин дәүләт башлыгы вазыйфасыннан киткәннән соң илдә ниндидер зур вакыйгалар булмаячагын әйткән иде. Владимир Путин илгә чыннан да хезмәт итәргә әзер булсалар, варисларга ярдәм итәчәген дә белдергән иде.
Авыргазы районында яшәүче шагыйрь Эльверт Хаматшин бу уңайдан шигырь язарга да өлгергән.
УЙЛАНДЫРА

Уйландыра. Күз дә йоммый
Уздырам мин күп төнне.
Йокы белми төннәр буе
Уйлап ятам Путинны.
Кемнәр бүген атый ала
Илебезгә тиң илне?!
Юкка халык сайламаган
Ил башына Путинны!
Минсез менә син яшисең,
Яшәп ятам мин синсез,
Ничек кенә яшәрбез соң
Калсак әгәр Путинсыз?!
Киңәйтә ул ил чикләрен,
Булса әгәр илең тар.
Халык өчен янып көйгән
Әлдә әле Путин бар.
Илебездә тормасыннар
Үз иткәннәр чит илне.
Киләчәксез булмас ил дә,
Саклый алсак Путинны...
Эльверт ХАМАТШИН.

Фото: Мунира ВАФИН
Читайте нас: