Барлык яңалыклар
Новости
21 июнь 2021, 11:52

Чыгарылыш кичәләре узачак!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бу хакта бүген иртән үткән Хөкүмәт утырышында хәбәр итте.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 21 июньдә республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә төбәктә чыгарылыш кичәләре үткәреләчәк, дип белдерде.
«Чыгарылыш кичәләрен үткәрәчәкбез. Бу – мөһим вакыйга, ул кеше тормышында, чыгарылыш сыйныф укучылары тормышында бер генә тапкыр була, шуңа күрә, тантананы һичшиксез оештырырга кирәк. Һәр учреждение аны үткәрү рәвеше турындагы карарны үзе кабул итә, тик мин мәгариф министрыннан директорларны моннан алда җыеп, коронавирусның беркая да югалмавын аңлатуын, аның таралмавын тәмин итүче чаралар оештыруын сорыйм», –дип билгеләп үтте ул.
Шулай ук Хәбиров, төбәктә җәмәгать хәвефсезлеген саклар өчен, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен җәлеп итәргә кушты.
Фото: ГорОбзор.ру
Читайте нас: