Барлык яңалыклар
Новости
21 июнь 2021, 12:53

Авылда иҗади тормыш кайнап торачак

Үзәк авылның иҗади тормышын тагын да кызыклырак итәргә, чараларны югары дәрәҗәдә үткәрергә ярдәм итәр дип көтелә.

Мәчетле районының Теләш авылында җирле мәдәният йорты базасында күпфункцияле мәдәният үзәге ачылды. Ул Русия Президенты Владимир Путин кушуы буена эшләнгән “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылды. Бу проект ярдәмендә яңа яктылык һәм тавыш көчәйтү җиһазлары, зур экранлы заманча проектор, тамашачылар залында яңа йомшак театр кәнәфиләре, сәхнә киемнәре, музыка инструментлары, компьютер техникасы сатып алынды. Гомуми сумма 4,2 миллион сум.
Моннан тыш, клубта җирле казна хисабына төзекләндерү эшләре ясалган: клуб коймалары яңартылган, электрүткәргечләр алмаштырылган, фойе һәм беренче кат кабинетларына өлешчә ремонт ясалган.
Күпфункцияле мәдәни үзәк авылның иҗади тормышын тагын да кызыклырак итәргә, чараларны югары дәрәҗәдә үткәрергә ярдәм итәр дип көтелә.

Фото: Bashinform.ru
Читайте нас: