“Мин зур бер шарга әйләнгән идем”, – дип искә ала ул шул чакларын. Баласына ярты яшь тулгач ул ябыгырга карар итә. Беренче ярты елда нибары 10 килограммга ябыга. Шактый кырыс диетага утырып, аэробика белән шөгыльләнә башлагач, тагы 10 килограммнан котыла. Шулай шөгыльләнә-шөгыльләнә барлыгы 50 килограмм авырлыгын югалта. Бүген Эллида Дәүләтшинаның авырлыгы 70 килограмм. Ул моның белән генә тукталырга уйламый.