Барлык яңалыклар
Новости
20 июнь 2021, 13:20

Үзеңә эшләү күңелле

Башкортстанда ай саен уртача 3 мең кеше үзмәшгуль (самозанятый) статусын рәсмиләштерә.

Төбәк УФНС мәгълүматлары буенча, 2021 елның гыйнварыннан һөнәри керемгә салым түләүчеләр саны Башкортстанда 50% ка арткан. Республикада ай саен уртача 3 мең кеше үз-үзен эш белән тәэмин итүче (самозанятый) статусын рәсмиләштерә. Ел башыннаналар 16 меңгә арткан һәм үз-үзләренә эшләүчеләр саны 48,2 меңгә җиткән. Үзмәшгульләрнең кереме елына 2,4 млн. сумнан артмаска тиеш.
Үзмәшгульләр күпчелектә автомобиль-транспорт хезмәте, ремонт эшләре буенча хезмәтләр күрсәтәләр, матурлык индустриясе һәм төзелеш өлкәсендә эшлиләр. 2021 елда үз-үзләрен эш белән тәэмин итүчеләр бюджетка 114,9 млн сум салым түләгән.
“Үзмәшгульлек статусы гражданнарга эшкуарлык эшчәнлеген яллап эшләү белән берләштерергә мөмкинлек бирә. Һөнәри керемгә салым, гади механизм шартларында физик затлар белән эшләгәндә – 4% һәм юридик затлар белән эшләгәндә 6% тәшкил итә. Өстәвенә, НПД түләүчеләрен дәүләт эшкуарлар буларак карый", – ди Башкортстанның Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов.
Башкортстанда үз-үзләренә эшләүчеләр субсидия, микрозайм, поручитель булу рәвешендә финанс ярдәме алырга, ташламалы шартларда кредит һәм лизинг продуктларыннан файдалана ала. Аларга бөтен инфраструктура, шул исәптән "Минем бизнес" үзәге хезмәтләре, түләүсез консультацияләр һәм белем бирү программалары, күргәзмәләр һәм ярминкәләр, электрон маркетплейсларга ташламалы керү мөмкинлеге бар. Шулай ук "Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм" илкүләм проекты кысаларында үткәрелә торган барлык чараларда катнашу мөмкин.
Чыганак: Башинформ.
Читайте нас: