Барлык яңалыклар
Новости
20 июнь 2021, 12:40

Тиздән – сайлаулар

Мәскәүдә "Бердәм Русия" партиясенең ХХ съезды узды.

Билгеле булуынча, "Бердәм Русия" – Русия Федерациясенең әйдәп баручы сәяси көче. Мәскәүдә аның XX съезды булды. Быел декабрьдә партия үзенең 20 еллыгын билгеләп үтәчәк. Тиздән, 19 сентябрьдә, Дәүләт Думасына сайлаулар көтелә.
«Бердәм Русия» бөтенрусия сәяси партиясенең съездында ил Президенты Владимир Путин чыгыш ясады.
В.В.Путин фикеренчә, партия уңышлы гына аякка басу этабын узды, күпсанлы тарафдарларын тапты. Аңа зур җаваплылык йөкләнгән. Партия барлык дәрәҗәләрдәге сайлауларда конкуренцияне лаеклы тотты, яңаруга һәм даими үсешкә сәләтен күрсәтте. Һәм киләчәктә дә һәр төбәктә, шәһәрдә, поселокта үз фикердәшләренә, җәмгыятькә файда китерергә омтылучыларга таянырга тиеш. Бу – көчле ресурс, һәм аның реаль эшләр, гражданнар, дәүләт мәнфәгатьләренә хезмәт итүе мөһим, бу – сәяси системаның тотрыклылыгын тәэмин итә.
“Ышанам, безне барыбызны да уртак җаваплылык берләштерә: илнең уңышлы үсеше, халкыбызның иминлеге, Ватаныбыз язмышы, Русия өчен уртак җаваплылык”, – дип, чыгышын тәмамлады Президент.
"Бердәм Русия" съезды 19 июньдә федераль округ һәм бермандатлы округлар буенча Дәүләт Думасына сайлауларда кандидатлар исемлекләрен раслады. Партиядән бер мандатлы округлар буенча барлыгы 219 кандидат барачак.
Тулырак: http://www.kremlin.ru/events/president/news/65886.
Читайте нас: