Барлык яңалыклар
Новости
20 июнь 2021, 22:49

Җиде метр биеклектәге кыядан килеп төшкән

Кемнәрдер кыядән мәхәббәт өчен ташлана.

Башкортстанда яшәүче 41 яшьлек хатын республиканың Нуриман районында кыядан егылып төшкән. Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитетының матбугат хезмәте бу хәлнең Нуриман районында Кызыл кыя дип аталган урынында булуын хәбәр итә. Туристның җиде метр биеклектән егылып төшү сәбәбе билгесез. Вакыйга урынына кичекмәстән коткаручылар һәм медиклар килгән. Зыян күрүчене кыя астыннан альпинист җиһазлары ярдәмендә күтәрергә туры килгән.
Кыялар яратучы туристның сәламәтлеге турында әлегә берни дә билгеле түгел.
Июнь башында Белорет районында бер турист белән дә шундый ук хәл булган иде. Ул чакта да зыян күрүчене коткаручылар күтәргән иде. Бәхеткә, ул чакта турист куркыныч җәрәхәтләр алмады һәм тау сәяхәтен дә дәвам итә алды.

Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты фотосы.
Читайте нас: