Барлык яңалыклар
Новости
20 июнь 2021, 22:56

Эчү һәм зинаның “файдасы”

Башкортстанның Әлшәй районында яшәүче бер ир бергә яшәүче өйдәш хатынны һәм аның сөяркәсен тукмап хөкем ителде.

Әлеге ир өенә кайтканда өйдәш хатынның сөяркәсе белән ятуын күреп аларга ташлана. Ирне тукмап баскычтан бәреп төшереп җибәрә. Өйдәш хатынның йөзен һәм башын төяргә тотына. Хатын исерек булу сәбәпле, башта аңламый, аннан аңына килгәч ирне мәсхәрәли, җикеренә башлый. Шуннан ир түзә алмый кабат хатынны тукмарга тотына. Иртән исә хатынның үлгән булуы ачыклана.
Ир үз гаебен тулысынча таныган. Шаһитлар мәрхүмәгә тискәре характеристика бирәләр: ул даими рәвештә партнерларны алыштырган һәм спиртлы эчемлекләр кулланган.

Фото: evo-rus.com
Читайте нас: