Барлык яңалыклар
Новости
19 июнь 2021, 11:13

“Һинд штаммы” – һинд чәе түгел!

Русия Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Татьяна Голикова коронавирусның “Һинд штаммы” дип аталган яңа төренең төп билгеләрен атады.

Русия коронавирус пандемиясенең яңа дулкыны алдында тора. Шул уңайдан Премьер-министр урынбасары Татьяна Голикова коронавирусның “Һинд штаммы” дип аталган яңа төренең төп билгеләрен атады.
– Симптомнар бик гади, – диде ул. – Тамак һәм баш авырта, томау төшә. Һәм бетте. Шуңа күрә халык моны гадәти салкын тию дип кабул итә, күнегелгән препаратлар куллана. Шуңа күрә соңгы биш көн эчендә илдә коронавирус белән авырулар саны өчтән бергә артты.
Татьяна Голикова билгеләвенчә, Русиядә коронавируска каршы вакциналаштыруның темплары канәгатьләнерлек түгел. Әлегә көнлек вакциналаштыру нибары 5 процентка арткан.18 июньгә вакциналарның беренче компонентын – 19,7 миллион кеше, икенчесен 16,1 миллион кеше казаткан. 12 июньдә Русия Президенты Владимир Путин барлыгы 18 миллион русиялеләрнең коронавируска кршы вакциналаштырылуы турында хәбәр иткән иде.
Вице-премьер Татьяна Голикова вакциналаштырылган гражданнарны кабат прививкалау бер елдан соң үткәрелергә тиешлеге турында әйтте. Әлегә илдә коронавируска каршы 4 вакцина теркәлгән. Вакциналаштыру темплары буенча Русия дөньяда 69нчы урында тора.
Фото: vlad.aif.ru
Читайте нас: