Барлык яңалыклар
Новости
19 июнь 2021, 10:32

Балаларга – бизнес белеме!

Башкорт дәүләт университеты балаларны бизнес кануннарына өйрәтү өчен 1,4 миллион сумлык Президент грантын отты.

Евразия фәнни-белем бирү үзәге проектында катнашучы Башкорт дәүләт университетында Президент грантлары фонды ярдәме белән “Сәләтле балалар өчен инкубатор” проекты гамәлгә ашырылачак. Балаларның бизнес буенча белемнәрен күтәрүгә юнәлтелгән әлеге проект “Мәгариф” һәм “Фән” гомумдәүләт проектлары кысаларында башкарыла.
БДУның икътисад, финанс һәм бизнес институты әлеге грантны беренче тапкыр гына алмый. Ул узган елны III-IV сыйныф укучылары арасында тормышка ашырылган. Быел исә чират V-VIII сыйныф укучыларына да килеп җиткән. Аларга эшкуарлык алып баруның нигезләре өйрәтеләчәк. Моның өчен тәҗрибәле белгечләр бизнес-математика, программалаштыру, эксперименталь биология, картография, “акыллы” технологияләр һәм чит тел буенча дәресләр алып барачак.
Проектның гомум суммасы 1 миллион 774 мең сум тәшкил итә. Шуның 1 миллион 379 мең сумын – грант акчалары, 394 мең сумын – проект партнерларының үз акчалары тәшкил итәчәк.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/112751
Читайте нас: