Барлык яңалыклар
Новости
18 июнь 2021, 11:19

Путин – туры сүзле кеше

Швейцария Президенты Владимир Путинны туры сүзле дип атады.

Швейцария президенты Ги Пармелен, Русия һәм АКШ лидерлары Владимир Путин белән Джо Байден арасында яхшы элемтә Женевадагы саммитның беренче минутларында ук урнашуын әйтте. Ги Пармелен шулай ук Владимир Путинның туры сүзле кеше дип билгеләп үтте. Элегрәк язуыбызча, Русия һәм АКШ Президентларының очрашуы 16 июньдә Швейцариянең Ла-Гранж биләмәсендә узган иде.
“Ул (Владимир Путин) тегеләй-болай уратып сөйләүчеләрдән түгел. Аның сүзләре турыдан-туры максатка юнәлдерелгән. Мин бу сыйфатны югары бәялим”, – диде Пармелен әфәнде Швейцария RTS телеканалы эфирында.

Фото: РИА Новости
Читайте нас: