Барлык яңалыклар
Новости
18 июнь 2021, 15:17

Кияүгә – 72, кәләшкә – 33!

Башкортстанның Октябрьский шәһәре инвалидлар йорт-интернатында гадәти булмаган туй узды.

Никахка керүче кияү Мөнир Хәнәфиев – 72, ә кәләш Эльвира Басыйрова 33 яшьтә. Алар Башкортстанның Октябрьский шәһәренең инвалидлар йорт-интернатында танышкан. Икесе өчен дә бу никах – тәүгесе.
Мөнир Абделхәмит улы Казан музыка училищесын тәмамлаган, «Синтез» төркеме белән бөтен Советлар Союзын урап чыккан. Әле дә концертлар аның катнашлыгыннан башка үтми.
Эльвира Басыйрова 2016 елның октябреннән инвалидлар йортында яши башлаган. Бу вакытта аңа 28 яшь булган. Эльвираның аяклары авыру. Сөйгәненең чире турында белгәч, интернатта яңа һөнәр үзләштергән Мөнир аңа уңайлы ортопедик аяк киеме теккән, хәтта аны милли орнамент белән бизәгән.
“Чын мәхәббәт өчен яшь аерымлыгы юк” дип юкка гына әйтмиләр. Алар арасындагы дуслык тора-бара мәхәббәткә әверелгән һәм законлы никахка кадәр китереп җиткергән. Хәзер аларга интернатта аерым бүлмә биргәннәр. Йорт-интернатта әйтүләренчә, Хәнәфиевлар – быел өйләнешкән беренче пар.
Яңа гаиләгә тигез, мәхәббәтле тормыш телибез!
Фото: Башинформ
Читайте нас: