Барлык яңалыклар
Новости
18 июнь 2021, 11:21

Җилкуарлар кими, эшкуарлар арта

2021 ел башыннан Башкортстанда эшкуарлар саны 3,6 мең кешегә арткан.

Башкортстан Идел буе федераль округында эшкуарлар саны буенча өченче урынны юулады.
2021 ел башыннан Башкортстанда эшкуарлар саны 3,6 мең кешегә арткан. Төбәктә кече һәм урта бизнес субъектларының гомуми саны 125,8 мең тәшкил итә. Бу Идел буе федераль округы субъектлары арасында өченче һәм тулаем ил буенча 11 нче күрсәткеч. Әлеге хакта Башкортстанның Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов республика башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә белдерде.
Киңәшмәдә кече һәм урта бизнесны үстерүнең төп юнәлешләре, шулай ук яңа башлангычларга һәм проектларга ярдәм итү чаралары турында фикер алыштылар.
– Икътисадтагы катлаулы вәзгыятькә карамастан, регионның эшкуарлык секторы, Русия буенча уртача темплардан алда бара, – диде Нияз Фазылов.

Фото: m.lovetalk.ru
Читайте нас: