Барлык яңалыклар
Новости
17 июнь 2021, 10:04

Табиблар пенсиягә вакытыннан алда чыга

Бүгенге көндә Башкортстанда 22 мең табиб вакытыннан алда пенсия ала. Моның өчен ниләр кирәк? Җавап – сайтта!

Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре закон нигезендә пенсиягә вакытыннан алда чыгарга хокуклы. Моның өчен хезмәт стажы елларының җитүе генә кирәк. Авыл җирлегендә – кимендә 25 ел, шәһәрдә 30 ел эшләү мәҗбүри. Русия Хөкүмәтенең 2021 елның 4 мартында кабул ителгән карары нигезендә, аларның хезмәт стажына квалификация күтәрү курслары үткән чор да керә. Бу вакытта хезмәткәрләрнең эш урыннары һәм хезмәт хакы сакланырга тиеш, ә эш бирүчеләр мәҗбүри пенсия страховкалау фондына взнослар күчерә.
COVID-19 белән авыручы пациентларга медицина ярдәме күрсәткән медицина хезмәткәрләренә 2020 елның 1 гыйнварыннан 30 сентябренә кадәр эш чорларын исәпләүнең аерым тәртибе билгеләнгән. Бу ваыттагы һәр эш көне ике көн стаж буларак исәпләнә.
Русия Пенсия фондының Башкортстан буенча идарәлек җитәкчесе Фоат Хантимеров хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта республикада 22625 медицина хезмәткәре вакытыннан алда пенсия ала, шуларның 334 бу хокукка 2020 елда ия булды.
Вакытыннан алда пенсиягә дәгъва итүче һәр гражданин үзенең хезмәт стажы җыелуын мөстәкыйль күзәтеп торырга мөмкин. Мондый мәгълүматны Пенсия фонды сайты һәм Дәүләт хезмәтләре порталы (“Госуслуги”) аша алырга мөмкин. Шулай ук зарарлы һәм хезмәт шартлары авыр булган производствода эшләүче хезмәткәрләр, педагоглар, медицина хезмәткәрләре, төньякта эшләүчеләр шулай ук пенсиягә иртәрәк чыга ала.
Фото: sokolinfo.ru
Читайте нас: