Барлык яңалыклар
Новости
17 июнь 2021, 09:30

Ике президент очрашты

Путин белән Байден нәрсә турында сөйләшкән?

Америка Кушма Штатлары Президенты Джозеф Байден белән сөйләшүләр тәмамлангач, Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин журналистларның сорауларына җавап бирде.
Аның әйтүенчә, сөйләшүдә стратегик тотрыклылык, киберкуркынычсызлык, региональ конфликтлар, сәүдә мөнәсәбәтләре, Арктикада хезмәттәшлек турындагы темалар күтәрелгән.
Журналистлар шулай ук илчеләр, Украинадагы вәзгыять турында һәм башка сораулар юллады.
В. Путин билгеләвенчә, илчеләр үз эш урыннарына әйләнеп кайтачак. Ә инде Украинаның көньяк-көнчыгышындагы хәлләрне көйләү нигезендә Минск килешүләре ятарга тиеш.
Стратегик тотрыклылык һәм коралсызлану, аерым алганда, CHВ-3 килешүе буенча, АКШ Дәүләт департаменты һәм Русия Тышкы эшләр министрлыгы эгидасы астында ведомствоара дәрәҗәдә консультацияләр башланачак.
Гомумән алганда, В. Путин фикеренчә, сөйләшүдә бернинди дә дошманлык сизелмәгән. Киресенчә, күп позицияләр буенча бәяләр аерылса да, ике яктан да бер-береңне аңлауга һәм позицияләрне якынайту юлларын эзләргә теләк булган. Әңгәмә шактый конструктив килеп чыккан.
Читайте нас: