Барлык яңалыклар
Новости
17 июнь 2021, 10:50

Бүздәктә йомырка зурлык боз яуган

Кичәге афәт нәтиҗәсендә, халык үстергән яшелчә-җимеш тулаем диярлек харап булган

Башкортстанның Бүздәк районында кичә, 16 июнь кичендә, йомырка зурлык боз яуган. Мондагы халыкның бакчаларына зур зыян килгән.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәлеге республика халкын һава торышының кискен үзгәрүе, көчле җил, яшенле яңгыр турында алдан ук кисәткән иде. Беренче булып табигать афәте белән Бүздәк районы халкы очрашты. Кичә, 16 июнь кичендә, район үзәгендә тавык йомыркасы зурлыгында боз яуган. Социаль челтәрләрдә вакыйгалар урыныннан видеолар һәм фотолар белән уртаклаштылар.
Боздан соң районда көчле яңгыр яуган. Авыл халкы бакчаларындагы уңыш өчен борчыла.
Бу беренче очрак түгел. 9 июньдә Татарстанның Сарман районы Карашай-Саклау авылында боз явып, бакчаларга гына түгел, хәтта автомобильләргә дә зыян китергән иде. Күршеләрдә уңыш тулаем юкка чыкты.
Фото: Башинформ
Читайте нас: