Барлык яңалыклар
Новости
16 июнь 2021, 11:08

Путин белән Байден китапханәдә очраша

Русия һәм АКШ Президентларының күзгә-күз очрашуы бүген Женевадагы Ла-Гранж вилласы китапханәсендә узачак.

Русия һәм Америка Кушма Штатлары Президентлары Владимир Путин һәм Джо Байден бүген Швейцариянең Женева шәһәрендәге Ла-Гранж вилласы китапханәсендә очрашачак. Очрашу урынының фотографиясен Русия Тышкы эшләр министрлыгы Facebook социаль челтәрендәге сәхифәсендә бастырып чыгарды.
«Сөйләшүләргә барысы да әзер: иртәгә биредә Русия һәм АКШ Президентлары В.В. Путин белән Джо Байден сөйләшәчәк», – дип әйтелә министрлык хәбәрендә.
Элегрәк Русия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков очрашуның, тәнәфесне дә исәпкә алып, дүрт-биш сәгать дәвам итәчәге турында хәбәр иткән иде. Ул өч өлештән торачак: күзгә-күз һәм киңәйтелгән составта очрашулар, кофе тәнәфесеннән соң әңгәмә.
Шундый ук мәгълүматны Ак йортның матбугат хезмәте дә бирде. Путин белән очрашу алдыннан Байден Швейцария президенты Ги Пармелен белән фотосессиягә үткәрәчәк, аннан соң Владимир Путин белән аралашуга күчәчәк. Ак Йортта саммитның Мәскәү вакыты белән 17:40та тәмамлануын көтәләр, шуннан соң АКШ җитәкчесе Вашингтонга юл тотачак.
Фото: MIDRussia / Facebook
Читайте нас: