Барлык яңалыклар
Новости
16 июнь 2021, 10:16

Караиделдә Сабан туе узды

Башкортстанның Караидел районында узган Сабан туе спорт ярышларына бай булды.

2021 елның 12 июнендә Башкортстанның Караидел районында Сабан туе узды. “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт – яшәү нормасы” төбәк проекты кысаларында анда күпсанлы спорт ярышлары оештырылды. Катнашучылар милли көрәштә, гер спортында, шахмат-шашка ярышларында, волейболда, мини футболда көч сынаштылар. Автомобиль тарту буенча бәйге тамашачыларда аеруча зур кызыксыну уятты.
Караидел Сабан туенда Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары И.Х. Сәгыйтов катнашты.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/111207
Читайте нас в