Барлык яңалыклар
Новости
16 июнь 2021, 22:46

Көтүченең аяк-кулларын кемнәр кимергән?

Судмедэкспертиза мәгълүматларына караганда, ир-атның үлеме “йөрәк авыруы” нәтиҗәсендә килеп чыккан, тәндәге эзләр үлгәннән соң ясалган.

Башкортстанның Әлшәй районы үзәгеннән ерак түгел урында көтүче мәете табылган. Мәрхүмнең аяк-куллары зыян күргән. Аның Раевка авылында яшәүче 65 яшьлек Марс булуы ачыкланган. Ниндидер кыргый этләр ир-атның аяк-кулларын кимергән.
Башкортстанның Тикшерү комитеты бу факт буенча тикшерү үткәрә. Судмедэкспертиза мәгълүматларына караганда, ир-атның үлеме “йөрәк авыруы” нәтиҗәсендә килеп чыккан, тәндәге эзләр үлгәннән соң ясалган.
Шулай да авыл халкы кыргый этләр көтүенең бик еш күренүен хәбәр итә. Аларның кешеләргә ташланган очраклары да булган.
Русиядә хуҗасыз этләрне ату тыелган. Дөрес, бер төркем депутатлар аны канунлаштыру башлангычы белән чыкты.

Фото: kp.ru
Читайте нас: