Барлык яңалыклар
Новости
16 июнь 2021, 22:50

Асфальт җәюче каток белән юл фаҗигасе ясап буламы?

Ул ниндидер машинаны зур тизлектә узарга чыгудан түгел, ә идарәне югалтудан зыян күрә.

Дуван районындагы Бөре-Таштуба-Сатка трасса төзелешендә бәхетсезлек очрагы булган. Каток йөртүче юл фаҗигасенә тарыган. Ул ниндидер машинаны зур тизлектә узарга чыгудан түгел, ә идарәне югалтудан зыян күрә. Бу эшне тикшерү нәтиҗәләре турында Дәүләт Хезмәт инспекциясе хәбәр итте.
Кичке сменага эшкә чыккан 39 яшьлек каток машинисты грунтны тыгызлау белән шөгыльләнгәндә техника белән идарә итә алмый зыян күрә. Хезмәттәшләре зыян күрүчене хастаханәгә илткәннәр. Аның канында 2,59 промиль этил спирты табыла. Зыян күрүченең исерек булудан тыш, машина йөртү таныклыгының да вакыты чыккан булуы ачыклана. Компания административ җаваплылыкка тарттырылган.

Фото: ne-kurim.ru
Читайте нас: