Барлык яңалыклар
Новости
15 июнь 2021, 09:48

Юллар ялтырап ята

Минһаҗев урамыннан алып 8 Март урамына кадәр һәм Һәдия Дәүләтшина бульварыннан алып Галле урамына кадәр өлешләр ачылды.

Уфа шәһәрендәге 8 Март һәм Комсомол урамнарының кайбер өлешләрендә рәсми рәвештә автотранспорт хәрәкәте эшли башлады. Атап әйткәндә, Минһаҗев урамыннан алып 8 Март урамына кадәр һәм Һәдия Дәүләтшина бульварыннан алып Галле урамына кадәр өлешләр ачылды. Подрядчылар яңа светофорлар урнаштырганнар һәм юл билгеләрен төшергәннәр. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итте.
8 Март һәм Комсомол урамнары “хәвефсез сыйфатлы юллар” дип аталган гомумдәүләт проекты объектлары исемлегенә керә. Эшләр 2019 елда ук башланды, төзелгән контрактлар нигезендә аларны 2021 ел ахырына тәмамларга планлаштыралар.

Уфа хакимиятенең матбугат үзәге фотосы.
Читайте нас: