Барлык яңалыклар
Новости
15 июнь 2021, 10:30

Шикәр диабеты белән авыручыларга нәрсә ашарга?

Табиблар нәрсә һәм күпме ашарга кирәклеге хакында төгәл киңәшләр бирә.

Табиблар билгеләвенчә, шикәр диабеты белән авыручыларга катгый чикләүләр юк, теләгән ризыкны ашарга мөмкин, тик чамасын гына белергә кирәк. Мәсәлән, авырган кешегә көненә өч чәй калагы бәрәңге җитә. Кандагы шикәр күләмен арттырмый торган яшелчә, җиләк-җимешкә өстенлек бирергә, күбрәк парда пешкән ризык ашарга, кыздырылган азыктан тыелырга киңәш ителә. Җиңел үзләштерелә торган углеводларга бай ризыклар, мәсәлән, шикәр, бал, сок, кайнатмалар зыянлы. Аз-азлап, көненә берничә тапкыр ашау дөрес.
Шикәр диабетын кисәтү өчен, нәселдән килгән авыруларга, үзеңә игътибарлы булырга, диспансеризация узарга кирәк. Даруханәдә сатыла торган махсус глюкометр ярдәмендә кандагы шикәрне өйдә дә үлчәргә мөмкин. Иң ышанычлысы — махсус кан анализы тапшыру. Саф һавада күбрәк булу, физик күнегүләр эшләү, хәрәкәтләнү, туклануга игътибар бирү сорала. Авыру ачыкланган икән, табиб кушканнарны үтәп, тиешле даруларны вакытында куллансаң, шикәр диабеты белән дә озак, рәхәт яшәргә мөмкин.
Фото: m.povar.ru
Читайте нас: