Барлык яңалыклар
Новости
15 июнь 2021, 09:42

Путин киткәч дөнья бетмәячәк

Русия Президенты Владимир Путин вазыйфасыннан киткәч дөнья бетмәячәк.

Русия Президенты Владимир Путин фикеренчә, дәүләт башлыгы постыннан киткәннән соң илдә ниндидер кардиналь вакыйгалар булмаячак. Бу хакта ул NBC телеканалына биргән интервьюсында белдерде. Путин, үз адресларына тәнкыйть булуына карамастан, илебезгә чыннан да хезмәт итәргә әзер булсалар, варисларга ярдәм итәчәген дә белдерде.
“Варис килгәч, барысы да бер сәгать эчендә җимерелер дип курыкмыйсызмы?” дигән сорауга “Ә бер сәгать эчендә нәрсә җимерелсен. Хәзер проблемалар күп, әмма вәзгыять бөтенләй башка. Кайчан да булса, һичшиксез, минем урынга башка кеше килер. Һәм ни өчен болар барысы да җимерелергә тиеш?” – диде Президент.
Ул хакимияткә килгәнче Русиядә күп кенә кешеләрнең хәерчелек чигендә яшәвен, ә эчке тулаем продукт дәрәҗәсе “плинтустан түбән” булуын да искә төшерде.

Фото: tass.ru
Читайте нас: