Барлык яңалыклар
Новости
15 июнь 2021, 13:15

Иң зур пенсия кемдә?

Русиядә иң зур пенсияне кемнәр ала? Аның күләме нинди? Җавап – сайтта!

Pensopathology.ru проекты җитәкчесе Евгений Биезбардис «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында иң бай пенсионерларны атады. Дөньяның артына тибеп яшәр өчен я дәүләт хезмәткәре, я космонавт булырга кирәк икән. Һичьюгы очучы-сынаучы булу да кесәгезгә өстәмә акча китерер.
2016 елның 1 гыйнварына элекке космонавтлар аена 446000 сум күләмендә пенсия алган. Аңардан соңгы мәгълүматлар хәбәр ителми, ди Евгений Биезбардис. Әлеге категория дәүләт тарафыннан бирелгән пенсия белән бергә хезмәт еллары, катлаулы шартларда эшләгән өчен өстәмәләр ала.
Хәрби пенсионерлар да ике пенсия алу хокукына ия. Аларның беренчесе көч һәм иминлек хезмәтләре линиясеннән түләнелә, икенчесе – отставкага чыккач, эшкә урнашкан очракта – Русия Пенсия фонды тарафыннан.
Шулай ук, Советлар Союзы һәм Русия Геройлары, Хезмәт Геройлары, төрле орден кавалерлары, Олимпия уеннары чемпионнары өстәмә пенсия алу хокукына ия. Аның күләме гади пенсиянең 250 процентыннан алып 415 процентына кадәр тәшкил итә.
Пенсияләргә өстәмә шулай ук 80 яшьтән узган гражданнарга, Ерак Көнчыгышта яшәүчеләргә, фашист концлагерләре тоткыннарына, чернобыльчеләргә, авыл кешеләренә, инвалидларга түләнелә.
Фото: https://i.ytimg.com/
Читайте нас: