Барлык яңалыклар
Новости
14 июнь 2021, 13:16

УДАТУ галимнәре антенна ясаган

Миниатюр антенна 5G һәм 6G системаларында уңайлы һәм арзан элемтә тәэмин итә алачак.

Уфа дәүләт авиация техник университетының (УДАТУ) телекоммуникацион системалар кафедрасы фәнни хезмәткәрләре милллиметрлы диапазондагы микрополосалы басма антенна ясаган.
Бу эшне Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең “Интеграль радиофотоника технологиясе һәм компонентлары” (“Фән” илкүләм проекты) технологик проекты кысаларында башкарып чыкканнар.
Антенна 5G һәм 6G системаларында уңайлы һәм арзан элемтә тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Микрополосалы басма антеннаны киләчәк продукты дип тә атарга мөмкин: ул 5G һәм 6G челтәрләрен киң җәелдергәндә кирәк булачак. Миниатюр антеннаны теләсә нинди җайланмага, шул исәптән датчик яки сенсорга, урнаштырырга мөмкин. Шулай ук аны антенна элементы буларак та кулланырга була.
Чыганак: https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=51798&sphrase_id=2287934.
Читайте нас: