Барлык яңалыклар
Новости
14 июнь 2021, 22:18

Берүзенә 38 хатын

Һиндстанда дөньяда иң зур гаилә башлыгы вафат булды. Аның 38 хатыны һәм 89 баласы бар иде.

76 яшьлек һиндстанлының, кайбер мәгълүматлар буенча, 38 хатыны, 89 баласы һәм 36 оныгы калган.
Чана дини сектага якын булган Чан Пол динен гамәлгә ашыручы рухи лидер булган. Зиона Чана диабет һәм гипертония белән интегә. Якшәмбе көнне кич белән авыруны өйдән клиникага илтәләр, анда табиблар үлем очрагын теркиләр.
Рухи лидер һәм аның зур гаиләсе йөз бүлмәдән торган дүрт катлы йортны биләгән.
Зиона Чана Мебель фабрикасы һәм дуңгызчылык фермасына ия булган һәм авылдашларының рухи остазы буларак кына түгел, аларның күбесен эш белән тәэмин иткән кеше буларак та ихтирамын казанган.
Хатыны һәм балалары яшелчәчелек белән шөгыльләнгәннәр. Зиона Чана үзе соңгы көннәргә кадәр иртәдән кичкә кадәр эшләгән.
Гаилә бер кичке ашта 30 тавык һәм 60 кг бәрәңге яки 50 кг дөге ашаган.
Фото: bbc.com/russian/news-57467595
Читайте нас: