Барлык яңалыклар
Новости
14 июнь 2021, 12:42

АКШ белән аралар яхшырырмы?

Путин белән Байден 16 июньдә Женеваның Ла Гранж вилласында очрашырга җыена. Алар бер-берсе турында нәрсә уйлауларын әйттеләр дә инде.

"Русия 1" телеканалы эфирында Владимир Путинның журналист Павел Зарубин белән интервьюсының икенче өлеше чыкты. Президент Русия-Америка мөнәсәбәтләре турындагы сорауларга җавап бирде.
Видеоматериалны түбәндәге чыганактан карарга мөмкин: http://kremlin.ru/events/president/news/65858.
Билгеле булуынча, Владимир Путин, Русия белән АКШ арасындагы мөнәсәбәтләр соңгы елларда "түбән ноктага төште", дип белдерде. Ул шулай ук АКШның элеккеге президенты Дональд Трампны "гаҗәп, талантлы кеше" дип атады, Ак йортның хәзерге башлыгы Джо Байден элгәрләреге җитәкчеләрдән кискен аерылып тора, чөнки башка тип кеше һәм профессиональ сәясәтче булып тора, дип ассызыклады. Русия лидеры билгеләп үткәнчә, Америка сәяси истеблишменты өчен ярлыклар элү гадәткә керде, һәм Путин үзенең ниндидер һөҗүм яки үз адресына гаепләүләргә гаҗәпләнмәвен әйтте. Аның фикеренчә, Мәскәү Вашингтон белән шәхси элемтәләрне торгызырга һәм уртак мәнфәгатьләрне күздә тотучы юнәлешләр буенча үзара хезмәттәшлекнең реаль эшли торган механизмнарын булдырырга исәп тота.
Әйткәндәй, Джо Байден Владимир Путинны "автократ" дип атады. Шул ук вакытта Путинның ике яклы мөнәсәбәтләрнең начараюы турындагы бәясе белән килеште.
Читайте нас: