Барлык яңалыклар
Новости
13 июнь 2021, 08:25

Юл – газап түгел хәзер

Башкортстанның Чишмә районында М-5 «Урал» трассасының Чишмә – Аксен – Кыргыз-Миякә участогы тулысынча яңартылды.

“Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанның Чишмә районында М-5 «Урал» трассасының Чишмә – Аксен – Кыргыз-Миякә юлы участогы тулысынча яңартылды. Ремонт эшләре 4 чакрым аралыкта алып барылды.
Әлеге эш «Башкиравтодор» акционерлар җәмгыятенең филиалы булган Чишмә юл ремонт-төзелеш идарәлеге тарафыннан башкарылды. Искергән юл өсте алып ташланып, ком-гравий кушылмасы салынды, аннары ике кат асфальт җәелде, юл кырлары ныгытылды. Төп эш тәмамлангач, яңа разметка сызылды, юл билгеләре урнаштырылды.
Ремонт эшләре графиктан алда тәмамланды. Контракт шартлары буенча, әлеге участок тик сентябрьдә генә файдалануга тапшырылырга тиеш иде.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/110236
Читайте нас: