Барлык яңалыклар
Новости
13 июнь 2021, 09:55

Русия доллардан баш тартырмы?

Президент Владимир Путин бу хактагы фикерләре белән уртаклашты.

3 июньдә финанс министры Антон Силуанов: “Русия Хөкүмәте Милли байлык фондына доллар активларына кертүдән тулысынча баш тартырга карар кылды”, –дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, әлегә фондның 35 процентка якын акчалары долларда саклана. Хакимият хәзер еврога һәм алтынга өстенлек биреп, АКШ валютасыннан баш тартырга җыена. Финанс министрлыгы исәпләп чыгарганча, киләчәктә фондның евро өлеше – 40 процент, алтын – 20 процент, юань – 30 процент, фунт һәм иена 5 процент тәшкил итәчәк.
Русия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков, Финанс министрлыгының әлеге карары турында сөйләгәндә, илдә доллардан баш тарту – дәвамлы процесс булуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта Президент Владимир Путин элегрәк аныклап үткәнчә, Русия, исәп-хисап ясау өчен универсаль чара буларак, доллардан тулысынча баш тартмаячак.
Фото: kak2z.ru
Читайте нас: