Барлык яңалыклар
Новости
12 июнь 2021, 11:14

Бушка газ кертеп булачак!

Яңа закон нигезендә, газны йортка тоташтыру халык акчасын җәлеп итмичә башкарылырга мөмкин.

Русия Президенты Владимир Путин халыкны газга бушлай тоташтыру турында законга кул куйды.
Президент Владимир Путин халыкны газ транспортлау тарифларына өстәмәләр хисабына бушлай газга тоташтыру турындагы законга кул куйды. Яңа закон нигезендә, газны йортка тоташтыру халык акчасын җәлеп итмичә башкарылырга мөмкин.
2021-2022 елларда газүткәргечләргә тоташтырылмаган йортларны газлаштыруны тизләтергә һәм моны халыкны җәлеп итмичә генә эшләргә кирәклеге турында Владимир Путинның парламентка еллык Юлламасында әйтелгән иде. Сүз 2020 елның 1 гыйнварына шәһәр эчендәге һәм бистә эчендәге газ бүлү челтәрләре сузылган торак пунктлар турында бара, аларның газ бүлү челтәреннән кулланучыларның җир кишәрлегенә кадәр ераклыгы 200 метрдан артмаска, газ кулланышы сәгатенә 7 куб метрдан да күп булырга тиеш түгел.

Фото: banyabest.ru
Читайте нас: