Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы “Агростартап” грантлары алуга конкурста катнашуга гаризалар кабул итә башлады.
“Агростартап” – үз хуҗалыгын үстерүгә 3 миллион сумга кадәр яки хуҗалык кооперативта торган очракта, 4 миллион сумга кадәр түләүсез нигездә дәүләттән акча алу мөмкинлеге бирә.
“Агростартап”, яки “яшь фермерларга ярдәм итү программасы” урта һәм кече эшкуарлык субъектлары акселерациясе "төбәк проекты кысаларында, Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
“Крестьян хуҗалыкларына яисә шәхси эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме бары тик конкурс нигезендә генә бирелә. Моның өчен авыл хуҗалыгы министрлыгына бизнес-план яки үз хуҗалыгыңны булдыру һәм үстерү проектын тәкъдим итәргә кирәк”, – ди бу хакта республика Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.