Барлык яңалыклар
Новости
11 июнь 2021, 10:11

Салаватта яңа аппарат

Микротом дистәләрчә һәм йөз нанометрдан алып йөз микрометрга кадәр бик юка кисемнәр ясарга мөмкинлек бирә.

Башкортстан Республикасының Салават шәһәре хастаханәсенә яңа җиһаз кайтартылган. БР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, медицина учреждениесе микротомга "Сәламәтлек саклау" илкүләм проекты ярдәмендә ия булган.
"Аппарат микроскоп астында тикшерү өчен яраклы биологик тукымалар кисемнәрен ясау өчен тәгаенләнгән. Операция вакытында яки диагностика максатларында алынган материал гистология лабораториясендә тикшерелә", -- ди шәһәр хастаханәсенең баш табибы Илшат Яппаров.
Микротом бик юка кисемнәр ясарга мөмкинлек бирә: дистәләрчә һәм йөз нанометрдан алып йөз микрометрга кадәр. Мондый җиһазлар күбесенчә биопсия үткәргәндә кулланыла.
Билгеле булуынча, “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты хезмәткә сәләтле яшьтәге халыкның үлемен киметүне, медицина оешмаларында кадрлар кытлыгын бетерүне, барлык гражданнарны профилактик тикшерүләр белән тәэмин итүне күздә тота. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә куела.
Читайте нас: