Барлык яңалыклар
Новости
10 июнь 2021, 13:50

Ык ярлары чиста булсын!

18 – 25 июнь көннәрендә Башкортстанның Ык елгасы янында урнашкан районнарда “Ыкның чиста ярлары” акциясе үтә.

Әлеге чара “Экология” гомумдәүләт проектының “Уникаль су объектлары” федераль проекты кысаларында оештырыла. Башкортстан экология министрлыгының Туймазы төбәк идарәлеге җитәкчесе Азат Кәримов белдерүенчә, елга буенда урнашкан авыл хакимиятләренең һәркайсы Ык ярларын чистартуга үз өлешен кертергә тиеш.
Ык елгасы бүген Башкортстанның 7 районы аша ага. Аның башы Бәләбәй районының Ыкбашы һәм Бишбүләк районының Игнашкино авыллары тирәсендә урнашкан. Акция Бишбүләк районында башланып, Бәләбәй, Ярмәкәй, Шаран, Бакалы, Туймазы районнарында дәвам итәчәк һәм Октябрьский шәһәрендә тәмамланачак.
Акция барышында җыелган чүп-чар берничә сортка аерылачак. Пластик савытлар, пыяла, полиэтилен, алюминий һәм җиз һәркайсы аерым җыелачак.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/109290
Читайте нас: