Барлык яңалыклар
Новости
10 июнь 2021, 14:45

Путин белән Байден кайда очрашачак?

Русия һәм АКШ Президентларының очрашуы 16 июньдә Швейцариянең Женева шәһәрендә «Ла Гранж» вилласында узачак.

Бүген Русия Президенты Владимир Путинның Америка Кушма Штатлары Президенты Джо Байден белән очрашу урыны тәгаен билгеле булды. Аларның үзара әңгәмәсе Швейцариянең Женева шәһәрендә «Ла Гранж» вилласында узачак. Владимир Путин Женевага саммит үтәчәк көнне, ягъни 16 июньдә генә киләчәк. Бу хакта ил җитәкчесенең матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте.
Саммит нәтиҗәләре буенча уртак пресс-конференциянең үтү-үтмәве әлегә билгеле түгел. Песков әйтүенчә, Владимир Путин Русия журналистлары белән мотлак әңгәмәләшәчәк. Джо Байден да матбугат вәкилләренә комментарий бирергә вәгъдә иткән.
Фото: e-vid.ru
Читайте нас: