Барлык яңалыклар
Новости
10 июнь 2021, 21:07

Гөлназ Мөхәммәдиева һәм Айдар Галимов иң шәпләрдән

Уфада беренче тапкыр абунәчеләр көне узды.

Чара матбугат йорты каршындагы мәйданда үтте. Ул халыкның матбугатка игътибарын юнәлтү, язылуга ярдәм итү максатыннан оештырылды. Мәйданга һәр гәзит, журнал өстәл куеп, шунда басмалары белән таныштыру мөмкинчелеге тудырган, гәзит-журналларын тезеп куйган иде. Почта хезмәтләре басмаларга яздыру эшләре алып барды. Шулай ук һәр басма бер артист, яки язучыны чакырган. “Кызыл таң” исеменнән Башкортстанның халык артисты Зифа Нагаева, “Тулпар” исеменнән Башкортстанның халык артисты Гөлназ Мөхәммәдиева чыгыш ясады. Ул журналның рубрикаларын телгә алып, басманың эчтәлеге белән таныш булуын күрсәтте. Гөлназ журналның рухи азык буларак әһәмияте, аңа язылу кирәклеге турында сөйләде.
“Республика Башкортостан” гәзите исеменнән Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов чыгыш ясады. Айдар Галимов урыс гәзите чакыруга карамастан, татар телендә җырлады. Аның белән фотога төшү, автограф алу өчен чират хасил булды, бик озак җибәрми тордылар.

Мөнир ВАФИН фотосы.
Читайте нас: