Барлык яңалыклар
Новости
9 июнь 2021, 12:50

Әйдәгез, кул эшләре ярминкәсенә!

“Осталар ярминкәсе” платформасы аша эшләнмәләрне урнаштыру һәм алга этәрү мөмкин.

Башкортстанда осталардан һәм һөнәрчеләрдән “осталар ярминкәсе” платформасында эшләнмәләрне урнаштыру һәм алга этәрү буенча дәүләт ярдәме алу өчен өстәмә гаризалар кабул итү игълан ителде.
Башкортстанның кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү агентлыгының халык-сәнгать һөнәрләре үзәгендә аңлатуларынча, ярдәм кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында күрсәтелә.
“Тиз үсә торган югары технологияләр кеше тормышының һәм эшчәнлегенең барлык өлкәләренә үтеп керә. Интернет бизнес алып бару да кертеп, бик күп яңа мөмкинлекләр ача. Шуңа күрә хәзерге дөньяда актив интернет-платформаларда интернет-кибетләр булдыруга ихтыяҗ зур. Бу чагыштырмача аз чыгымлы һәм бик уңайлы бизнес алып бару ысулы”, – дип ассызыкладылар Башкортстан Республикасының Эшкуарлык буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтендә.

Фото Мунира ВАФИНа.
Читайте нас: