Барлык яңалыклар
Новости
9 июнь 2021, 10:24

Ут аямый

Рязань хастаханәсе реанимациясендә чыккан янгында өч кеше һәлак булган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына хезмәтләренә Мәскәү вакыты белән 3:36 сәгатьтә Рязаньда Н.А.Семашко исемендәге өлкә клиник хастаханәсендә янгын турында хәбәр килгән.
Янгын хастаханәнең реанимация бүлегендә килеп чыккан, анда коронавирус инфекциясе белән авыручылар дәваланган. Янгын мәйданы 15 кв. метр тәшкил иткән. Ут тиз арада сүндерелгән. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган, тагын сигезе, шул исәптән шәфкать туташы, зыян күргән.
Гомум алганда, хастаханә бинасыннан дүрт дистәләп кеше эвакуацияләнгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын электр үткәргечтә кыска ялганыш аркасында барлыкка килгән, ул үпкәне ясалма җилләтү аппаратларына кирәкле зур йөкләнешне күтәрә алмаган.
Янгын сәбәпләрен Русия тикшерү комитетының Рязань өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хезмәткәрләре ачыклый.
Коронавирус инфекциясе белән авыручылар өчен реанимация бүлегеннән тыш, хастаханәнең калган бүлекләре әлеге вакытта штат режимында эшли.
Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Рязань өлкәсе буенча Баш идарәсе сайты.
Читайте нас: